❗️Самокатлар – уенчык түгел❗️
❗️Самокатлар – уенчык түгел❗️ 2026 елның 9 июнендә 17 сәгатьтә шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсенең Объездная урамындагы 25нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте була. LADA Niva автомобиле белән идарә итүче балалар бакчасында тәрбияләнүче балага бәрелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала самокаттан төшеп тормыйча, Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 4.3 пункты таләпләрен бозып, юл аша җәяүлеләр кичүеннән читтә чыккан. Иң якын җәяүлеләр кичүе һәлакәт урыныннан 213 метр ераклыкта урнашкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бала сәламәтлегенә җитди зыян ала. Аның баш мие селкенә, тәне күп урыннан җәрәхәтләнә. Зыян күрүче республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) җибәрелә. 2026 елның 16 июнендә 17.35 сәгатьтә Сабаның Закиров һәм Тукай урамнары чатында 2013 елгы бала электросамокат белән хәрәкәт иткәндә «ГАЗ Соболь» автомобиле белән бәрелешкән. Әлеге хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.29нчы статьясы 2 нче өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган. Май ахырында Сатыш авылындагы Ленин урамының 3нче йорты каршында юл-транспорт һәлакәте булды. «Toyota Camry» маркалы автомобиль белән идарә иткән Г. Юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламаган һәм җәяүле 2017 елгы балага бәрелгән. Үз чиратында, бала да торак пункт эчендә җәяүлеләр кичүеннән читтә кинәт кенә юлның йөрү өлешенә йөгереп чыккан. Аның да өчен дә административ җаваплылык каралган. Ике тәгәрмәчле техник чаралардан егылу олылар өчен дә күңелсез төгәлләнергә мөмкин. Хәтәр башыңа җитәр, диләр. 2026 елның 10 июнендә Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 116нчы чакрымында 1977 елда туган Ш. «KUGOO» маркалы электровелосипед белән хәрәкәт иткәндә, идарәне югалтып, юлның йөрү өлешенә егыла. Алган җәрәхәтләре нәтиҗәсендә ул республика клиник хастаханәсендә вафат була. ⚡️Китерелгән мисаллар тизлеге югары булмаган шәхси мобиль чараларында йөрүнең дә ахыры фаҗигале төгәлләнүе ихтималы турында сөйли. Бала кулындагы электр самокатлары өчен ата-ана җаваплы. Әйтик, үсмер 300 Вт куәтендәге электр самокатында йөри икән, инспектор туктаткан очракта штраф әти-әниләргә язылачак. Онытмагыз: электр самокаты – куркыныч тудыра торган транспорт чарасы. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм әти-әниләрнең даими контроле генә һәлакәтләрне кисәтергә ярдәм итә. ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.