🇷🇺 Саба районы егетләре хәрби әзерлек узды! 💪
🇷🇺 Саба районы егетләре хәрби әзерлек узды! 💪 📅 12–16 октябрь көннәрендә «Патриот» үзәгендә Саба районының 10 нчы сыйныф укучылары өчен биш көнлек хәрби уку җыеннары узды. 🪖 Егетләр хәрби хезмәт нигезләрен өйрәнде, кораллар белән танышты, физик әзерлекләрен ныгытты. 🤝 Җыеннар яшьләргә армия тормышы, хәрби тәртип турында беренчел тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде.