🌸 Кала тау итәгендә, табигатьнең иң матур урынында, "Игенче" җәмгыятенен (җитәкчесе А.... — 6 июля 2026 г. в 12:00:03.390
🌸 Кала тау итәгендә, табигатьнең иң матур урынында, "Игенче" җәмгыятенен (җитәкчесе А.З.Зарипов) матур бинасында, 55 ел элек Эзмә урта мәктәбен тәмамлаган егет-кызлар җыелды. 🌸 Очрашуны оештыру, сыйныфның ин белемле, максатчан егете, инде районда гына түгел, республикабызда исеме күпләргә таныш, Алмаз Әмин улының идеясе була. Сыйныфташы Әлфинур ханым белән алар балачак дусларын барлап, очрашуга дәшәләр. 🌸 Инде өлкән яшьтә булсалар да, алар нәкь яшь чактагы кебек очрашуга зур дулкынлану белән килделәр. Шатлыклы елмаюлар, күз яшьләре, кочаклашып күрешүләр белән башланган чара, һәрберсенен тормыш юлларын сөйләү, мәктәп истәлекләре уртаклашу белән "Аш-су" җәмгыяте әзерләгән табын артында дәвам итте. 🌸 Очрашуны Өтернәс авыл клубы мөдире Илүзә Гыйлфанова алып барды, Хәмит Гыйлметдинов матур җырлары белән бизәде. Эзмә мәдәният йорты режиссеры Нияз Тимергалиев баянда һәм Өтернәс авылының иң оста гармунчысы Данис абый Гайнетдинов гармунда татар көйләренә тезмә башкаргач, күңелләр халык җырларына тартылды. 🌸 Очрашу ахырына якынлашкач та, таралышасы килмәгән сыйныфташлар, бер-берсенә кабат очрашырга язсын, дигән теләкләрне җиткерделәр.

