🌙 «ТУЛГАН АЙ»га – 20 ЕЛ!
🌙 «ТУЛГАН АЙ»га – 20 ЕЛ! 🌸 Шәмәрдән мәдәният йортында Галиева Минҗиһан Әхмәдулла кызы җитәкчелегендәге «Тулган ай» фольклор коллективының 20 еллык юбилеена багышланган күркәм бәйрәм кичәсе узды. 💐 Ике дистә ел дәвамында халкыбызның бай мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын саклап, аларны киләчәк буыннарга җиткерүгә зур өлеш керткән коллективның шатлыгын уртаклашырга бик күп кунаклар җыелды. 🎤 Бәйрәм кичәсендә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул коллективны күркәм юбилее белән тәбрикләп, иҗади уңышлар һәм изге теләкләрен җиткерде. 🎶 Кичә җылы котлауларга, ихлас теләкләргә, матур җырларга һәм дәртле чыгышларга бай булды. Кунакларның эчтәлекле чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барып, бәйрәмгә аерым ямь өстәде. ❤️ Чарада Утар балалар йорты коллективы да чыгыш ясап, юбилярларга үзләренең иҗади бүләкләрен тәкъдим итте. «Тулган ай» ансамблендә катнашучылар — көмеш яшьтәге актив волонтёрлар. Алар Утар балалар йорты белән күптәннән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, даими рәвештә балалар янына концерт программалары белән килеп, аларга күңел җылысы, шатлык һәм матур мизгелләр бүләк итәләр. 💞 🌙 Кадерле «Тулган ай» коллективы! Сезне 20 еллык күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Милли моңнарыбызны, халкыбызның күркәм йолаларын саклап, кешеләргә рухи байлык һәм күңел җылысы өләшеп яшәвегез өчен зур рәхмәт!