✈️ Саба районында дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында заманча авиация үзәге булдыру п... — 5 июля 2026 г. в 11:37:12
✈️ Саба районында дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында заманча авиация үзәге булдыру планлаштырыла. ✈️ Башта проект «Миңгәр» туристик комплексы өчен үлән капламалы кечкенә очып китү-утыру полосасы төзүне күздә тоткан булса, соңгы берничә елда ул шактый киңәйтелде. Хәзер исә ясалма капламалы очып китү-утыру полосасы һәм күп функцияле авиация инфраструктурасы төзү карала. ✈️ Эшлекле авиациядән тыш, объект авиация туризмын һәм авиация спортын үстерүгә дә юнәлдереләчәк. Моңа популяр туристик һәм спорт объектларының, шул исәптән «Бакыр тау» тау чаңгысы комплексының һәм төбәкнең ат спорты мәйданчыкларының якын урнашуы ярдәм итә. Саба районы һава киңлегенең үзенчәлекләре аркасында биредә парашют спортын да үстерү күздә тотыла. ✈️ Киләчәктә үзәк базасында пилотлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү өчен авиация уку-укыту комплексы төзеләчәк. Инфраструктура пассажирлар ташуны, һавадан күзәтү очышларын, урман һәм авыл хуҗалыгы авиация эшләрен башкарырга, шулай ук эзләү-коткару һәм мониторинг чараларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.