🌺"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Керәнне авыл клубы Залесная урамында кичке уен ... — 15 июля 2026 г. в 13:00:02.677
🌺"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Керәнне авыл клубы Залесная урамында кичке уен оештырды. 🌺"Самавырлы капка төбе" чарасында катнашучылар күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. 🌺Гаилә парлары яшь чакларын искә төшерделәр, танышу һәм беренче очрашу турындагы хатирәләре, гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар, гаилә тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Баянга ретро җырлар җырланды, милли һәм халык уеннары оештырылды. 🌺Бу кичне урам уеннардан, җыр-биюләрдән тынмады. Мондый чаралар, авыл халкын сөендереп һәм буыннар арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытып, даими булыр дип өметләнәбез.

