⚡️Саба муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау коми... — 15 июля 2026 г. в 09:00:07.232
⚡️Саба муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе Саба районы территориясендәге су объектлары буенча ведомствоара рейд оештырды. Рейдта комиссиянең җаваплы сәркатибе, Саба муниципаль районы башкарма комитеты, Мәгариф идарәсе, Саба районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре катнашты. Рейдның төп максаты — җиһазландырылмаган һәм коену рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучы балаларны ачыклау һәм алдан саклану чараларын күрү булды. Су объектларында балаларның һәлак булуының төп сәбәпләренең берсе — рөхсәтсез урыннарда су коену. ❗️❗️❗️Әти‑әниләргә мөрәҗәгать итәбез: балаларны сулыклар кырыенда караучысыз калдырмагыз, җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга рөхсәт бирмәгез! Ата‑аналарның җавапсыз мөнәсәбәте өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

