🍒🫐🍸Кышка бик тәмле «Мохито» ясыйбыз — 15 июля 2026 г. в 08:00:01.221
🍒🫐🍸Кышка бик тәмле «Мохито» ясыйбыз Хезмәттәшебез Миләүшә Галәвинадан бик тәмле эчемлек рецепты тәкъдим итәбез Иң элек 3 литрлы банкаларны парда 2-3 минут кайнарлап алабыз. Шуннан соң һәр банкага 4 кисәккә бүленгән ярты апельсин, банканың 1/3 өлеше күләмендә чеме белән кызыл карлыган, бер тармак мята, бер бокал яки агач аш кашыгы белән 9 кашык шикәр комы салабыз. Банкаларны кайнап торган су белән тутырып, стерильләштерелгән калай капкач белән ябабыз , шикәре эреп беткәнче тәгәрәтәбез һәм капкачын аста калдырып, төреп, суы суынганчы тотабыз. Компот салкынча урында бик яхшы саклана, әчеми.

