⚖️ Прокуратура махсус хәрби операциядә катнашучы гаилә әгъзасының хокукларын суд аша як... — 22 августа 2026 г. в 11:07:58.065
⚖️ Прокуратура махсус хәрби операциядә катнашучы гаилә әгъзасының хокукларын суд аша яклады. Суд район прокуратурасының дәгъва таләпләрен канәгатьләндереп, яклау сорап мөрәҗәгать иткән пенсионер ханымның күршесен йорт түбәсен кар тоткарлаучы җайланма белән җиһазландырырга мәҗбүр итте. Аңарчы билгеле булганча, яз көне, улы махсус хәрби операциядә катнашучы ялгыз яшәүче пенсионер ханымның ишегалдына 1,5 метрга кадәр биеклектәге кар массасы ишелеп төшкән иде. Хатын-кыз могҗиза белән генә җәрәхәтләнми калды. Шулай итеп, суд аның күршесенә йорт түбәсен кар тоткарлаучы җайланма белән җиһазландыру бурычын йөкләп, моны агымдагы елның 1 октябренә кадәр үтәүне билгеләде.

