🍯Бүген Шекше авылында 7нче тапкыр төбәкара "Бал бәйрәме" уза. — 5 сентября 2026 г. в 13:17:49.086
🍯Бүген Шекше авылында 7нче тапкыр төбәкара "Бал бәйрәме" уза. 🍯Чарада катнашырга Оренбург өлкәсеннән, Башкортстаннан, республикабыз районнарыннан умартачылар килде. 🍯Бал сатучылар янында халык гөҗ килә, продукцияне татып карый, үзенә хуш килгәнен сайлый. 🍯Бәйрәм төрле күңел ачу уеннары, артистлар чыгышы белән үрелеп бара. 🍯Мәйданда эстрада җырчылары Зәринә Хәсәншина, Илназар чыгыш ясады. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.

