🎶 Арча шәһәрендә "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең зона эта...
🎶 Арча шәһәрендә "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең зона этабы узды 🎶 Анда Татарстан Республикасының 6 муниципаль районыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. 🎶 Әлеге конкурста Хөснулла һәм Аллахияр Вәлиуллиннар исемендәге "Саба балалар сәнгать мәктәбе”ннән “Яшьлек” хореография коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) "Хореография. Стильләштерелгән бию" номинациясендә татар һәм рус халык биюләре белән катнашты. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.