⛷ Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында әтиләр көненә багышланган чаңгы роллерлары б...
⛷ Байлар Сабасының «Аргамак» картодромында әтиләр көненә багышланган чаңгы роллерлары буенча ачык район ярышлары узды. ⛷ Ярышларда Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Арча, Әтнә районнарыннан һәм Нократ Аланы шәһәреннән 82 спортчы катнашты. ⛷ Ярышларны ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Рифат Хисамов үткәрде.