🍂 Гади эш көннәрен иң матур төсләргә буяучы мизгелләр була. Сабаның 3нче номерлы «Шоко...
🍂 Гади эш көннәрен иң матур төсләргә буяучы мизгелләр була. Сабаның 3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы өчен «Нәүрүз» халык фольклор ансамбле музыка залы бусагасын атлап кергән иртә нәкъ шундый булды. 🍁 Артистларның тавышлары балаларны да, өлкәннәрне дә әле чыңлап торган инешләргә, әле киң кырларга алып китте, йөрәкләрне якты шатлык белән тутырды. Балалар җырчыларның чыгышларын бик ошаттылар, елмаеп кул чаптылар һәм халык мотивларын бирелеп тыңладылар. 🍂 Ансамбль 1989 елда оешкан, хәзер аның белән Габделхаков Газинур Галиәсгар улы җитәкчелек итә. Җырчылар Рәисә Имамиева, Рашат Низамиев һәм коллективның аккомпаниаторы Исмәгыйлев Таһир Хәким улы иҗат иткән җырларны башкардылар. 🍁 Бу көйләрдә шулкадәр күп кояш, ягымлылык һәм наз бар иде ки, хәтта иң кечкенә тыңлаучылар да һәр нотаны сеңдереп утырдылар. Балалар бу җырларның халык мәдәниятенең асылташы икәнен тойдылар. 🍂 «Шоколад» балалар бакчасы коллективы «Нәүрүз» халык фольклор ансамбленә озакка калачак хис-кичерешләр өчен чын күңелдән җылы рәхмәтен белдерә! Иҗатыгыз киләчәктә дә йөрәкләрне җылытсын! Яңа очрашуларга кадәр!