🥔 Бүген Шәмәрдән бистәсендә дә ярминкә гөрләде. Ярминкәдә үзебезнең районда гына түгел...
🥔 Бүген Шәмәрдән бистәсендә дә ярминкә гөрләде. Ярминкәдә үзебезнең районда гына түгел, республиканың башка районнарындагы шәхси һәм крәстьян-фермер хуҗалыкларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе дә мулдан иде. 🥩 Ярминкәдә яшелчәдән кала ит, бал, балык, тавык ите, май да сатып алырга мөмкин иде. 🍎 Көзге муллык ярминкәсендә күңелеңә хуш килердәй яшелчә, җиләк-җимеш, төрле агач үсентеләре күпләп тәкъдим ителде.