🏆 16–17 октябрь көннәрендә Байлар Сабасында милли көрәш буенча ачык шәхси турнир узачак!
🏆 16–17 октябрь көннәрендә Байлар Сабасында милли көрәш буенча ачык шәхси турнир узачак! Әлеге ярыш Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Фәргать Нәбиуллин истәлегенә багышлана. 💪 Бәйгедә 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышачак. Яшь көрәшчеләрне келәмдә көч, җитезлек, осталык һәм җиңүгә омтылыш берләштерәчәк! 📅 Ярышлар программасы: 🔹 16 октябрь 17:00–19:00 — катнашучыларны үлчәү. 🔹 17 октябрь 07:30–09:30 — теркәлү һәм үлчәү; 10:00 — ярышлар башлана. 📍 Үткәрү урыны: Байлар Сабасы спорткомплексы. 👏 Барлык көрәш сөючеләрне һәм яшь батырларыбызга көч бирүче җанатарларны чакырабыз!