🏘 Саба районында торак комплекслар төзелеше дәвам итә - дүрт комплекс составында 65 бе...
🏘 Саба районында торак комплекслар төзелеше дәвам итә - дүрт комплекс составында 65 бер фатирлы торак йорт сафка басачак. 🛠 Төзелеш ике торак пунктта алып барыла: ✅ Байлар Сабасы — 40 йорт (ике комплекс): Торак комплексы № 1 — 15 йорт; Торак комплексы № 2 — 25 йорт. ✅ Шәмәрдән — 25 йорт (ике комплекс): Торак комплексы № 1 — 10 йорт; Торак комплексы № 2 — 15 йорт. 🏘 Торак бюджет өлкәсе белгечләре — табиблар, педагоглар, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, шулай ук күп балалы гаиләләр өчен билгеләнгән. 72 һәм 90 квадрат метр мәйданлы йортлар каралган. Финанслау федераль, республика һәм җирле бюджетлардан, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан башкарыла.