🌸 БЛОГЕР КӘҮСӘРИЯ ВӘЛИӘХМӘТОВА БЕЛӘН БЕР КӨН! 🎥✨
🌸 БЛОГЕР КӘҮСӘРИЯ ВӘЛИӘХМӘТОВА БЕЛӘН БЕР КӨН! 🎥✨ 💚 Һәр иртәсен йөгерүдән башлап, көн дәвамында башкаларга көч, энергия һәм яшәү дәрте өләшүче ханым ул! 😍 Һәрвакыт елмаеп, бар нәрсәгә өлгереп, кешеләргә файдалы булырга омтылган Кәүсәрия Вәлиәхмәтованың бер көне ничек уза? 🏃♀️ Иртәнге йөгерү, сәламәтлек студиясендәге эш, клиентлар белән очрашулар, блог өчен видеолар төшерү… Ә гаиләгә вакыт каламы? ❤️ 🎬 «Саба блогеры» проектының чираттагы герое белән бер көн үткәрдек! Камера аша аның гадәти тормышына күз салдык, энергиясенең һәм күтәренке кәефенең серен белергә тырыштык. 🥰 ✨ «Блогым белән дә, тормышта да башкаларга һәрвакыт кирәкле булырга яратам», — ди Кәүсәрия. 📲 Әйдәгез, бергәләп карыйк! Сез дә аның энергиясенә сокланмый калмассыз! 💚 💬 Ә сез Кәүсәрияне күптән күзәтәсезме? Фикерләрегезне языгыз! 👇