Кичә "Кояшкай" лагерен ачу тантанасы булып узды. — 4 июня 2026 г. в 06:20:43.251
Кичә "Кояшкай" лагерен ачу тантанасы булып узды. Икшермә кадет мәктәбе базасында урнашкан “Кояшкай” сәламәтләндерү лагере дә елдагыча балаларны үзенә кабул итеп алды. 1 июньнән эшли башлаган лагерьдә спортчы балалар ял итә. Лагерьны ачуның төп кунаклары Дәүләт Думасы депутаты Илья Святославович Вольфсон һәм Саба районы Башлыгы Раис Нургали улы Минниханов булды. Якын көннәрдә балаларны кызыклы очрашулар, уеннар һәм экскурсияләр көтә. Аларга күңелле ял телибез! Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар»милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

