🎉Юбилеегыз белән, Расих Рәхимҗанович! 🎉 — 2 июля 2026 г. в 13:00:45.397
🎉Юбилеегыз белән, Расих Рәхимҗанович! 🎉 Бүген Саба районы Башкарма комитетының актлар залында коллектив Саба районы Башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде! 💐 Район Башлыгы Раис Минниханов үзе дә Расих Рәхимҗан улын котлап, хезмәтенә югары бәя бирде һәм Саба муниципаль районының Алтын Билгесен тапшырды. Бу бүләк аның озак еллар дәвамында җирле үзидарә органнарында фидакарь хезмәте һәм районның социаль‑икътисади үсешенә керткән зур өлеше өчен бирелде.👏 Район Советы һәм Башкарма комитеты коллективы исеменнән Расих Рәхимҗан улына ныклы сәламәтлек, көч‑куәт, яңа казанышлар һәм тормышта уңышлар телибез! Киләчәктә дә Саба районының үсешенә зур өлеш кертүегезне көтәбез! 🎉

