🧰Саба районында җәйге каникулларда балалар өчен эш урыннары! — 10 июля 2026 г. в 11:00:15.159
🧰Саба районында җәйге каникулларда балалар өчен эш урыннары! Саба муниципаль районы Башкарма комитетының карары буенча (18.05.2026, № 533‑п), җәйге каникуллар чорында 733 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла. 🔹417 эш урыны — эш бирүчеләр белән килешү нигезендә; 🔹316 бала — үзмәшгульләр буларак эшләячәк. Укучылар районның торак‑коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм бюджет оешмаларында файдалы тәҗрибә җыячак! Июнь аенда инде: ✅165 укучы — халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшләде; ✅130 укучы — үзмәшгуль статусында эш башкарды.

