Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Госорганы и учреждения · 9 июля 2026 г.
«Гаилә‑бәхет учагы» бәйрәме 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Иләбәр ...
«Гаилә‑бәхет учагы» бәйрәме 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Иләбәр авылындагы «Игенче» ял паркында узды. 🎉 Чараны «Яшьлек» яшьләр үзәге оештырды. Анда 23 гаилә катнашты. Гаиләләр өчен уеннар, күңел ачу чаралары, мул табын әзерләнде, фотозонада истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәм Мөдәрис хәзрәт Гыймрановның хәер‑фатихасы белән башланды.🤲 «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов һәм район Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов чараның әһәмиятен билгеләп үттеләр.❤️ Бәйрәм җырчы гаиләләрнең җырлары һәм Зөлфәт Зиннуровның чыгышы белән үрелеп барды. Катнашкан һәм призлы урыннар алган гаиләләргә акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.🎁
Канал в каталоге Максиметера
385 подписчиков · Госорганы и учреждения