Перейти к содержимому
Максиметер

2026 елның 7 июлендә Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында «Эхо веков в ист...

2026 елның 7 июлендә Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика Шәҗәрә фестивале финалы узды. Фестиваль Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Закариевна җитәкчелегендә уза. Чарага күпсанлы кунаклар, шул исәптән, Саба районыннан муниципаль һәм зона этапларында җиңүче гаиләләр җыелды: Биктимеровлар (Тимершык авыл җирлеге), Әхмәтовлар (Эзмә авыл җирлеге), Габдрахмановлар (Килдебәк авыл җирлеге), Җиһаншиннар (Эзмә авыл җирлеге), Мөхәммәтҗановлар (Шекше авыл җирлеге). Фестиваль 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максатлары - шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту, шулай ук үз нәселенең һәм Татарстанның тарихына кызыксыну уяту.

323 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

385 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.