3 июльдә Саба районында Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының эксп... — 8 июля 2026 г. в 13:18:49.147
3 июльдә Саба районында Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт тикшерү һәм методик комиссиясенең күчмә зона утырышы узды. Ул муниципаль архивларда саклана торган документларны сайлап алуга багышланды. Чара район үзәк китапханәсендә үткәрелде. Утырышта Татарстан Дәүләт архивы вәкилләре һәм 10 район (Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче) архив бүлекләре башлыклары катнашты. Район Башлыгы Раис Минниханов комиссия эше белән танышты. Аерым игътибар Бөек Ватан сугышы (1941–1945) чоры документларына бирелде — алар илнең героик үткәне турындагы хәтерне саклау өчен зур кыйммәткә ия.

