Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 7 октября 2026 г.
6️⃣нчы октябрьдә Казанда Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 45 ...
6️⃣нчы октябрьдә Казанда Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 45 пар «әйе» диде! Әлеге бинада Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 45 пар өчен тантаналы никахлашу чарасы узды. Тантана Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында оештырылды. Бәйрәм тантанасында Саба муниципаль районыннан яшь пар - Радик Илдар улы һәм Фәнзилә Мулланур кызы катнашты🤍 Котлыйбыз сезне, хөрмәтле яшьләр! Сезгә бәхетле, озын гомер телибезз�🎉