Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 8 октября 2026 г.
🍂 Укытучылар көне — Саба районында!
🍂 Укытучылар көне — Саба районында! 6 октябрьдә Саба аграр көллиятендә районның иң яхшы укытучылары һәм тәрбиячеләре хөрмәтенә бәйрәм чарасы узды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга район Башлыгы Раис Минниханов һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров килде. "Балаларыбызга яхшы тәрбия һәм белем бирүдә, тормышта дөрес юнәлеш күрсәтүдә бөтен ышаныч сездә. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт", - дип белдерде Раис Минниханов. 🏆 Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен педагогларга: • Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары • Район Башлыгының Мактау грамоталары • Мәгариф идарәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. 🎭 Бәйрәмнең иҗади өлеше мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре әзерләгән концерт белән дәвам итте. Барлык укытучыларыбызны һәм тәрбиячеләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә корычтай сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете һәм яңадан-яңа казанышлар телибез! #СабаРайоны #УкытучыларКөне #Мәгариф #Бәйрәм #Саба