Сабинский муниципальный район - Саба муниципаль районы
Новости · 21 октября 2026 г.
Саба районы делегациясе "Казан Экспо" мәйданчыгында узган Татарстан Республикасы авыл х...
Саба районы делегациясе "Казан Экспо" мәйданчыгында узган Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты Район сөт җитештерү буенча республикада алдынгылардан булуын раслады — Мамадыш һәм Минзәлә районнары белән бергә Саба районы тәүлеклек савым буенча 300 тоннадан артык сөт бирә. Бу нәтиҗә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агропромышленность комплексы алдынгыларын бүләкләү тантанасында билгеләп үтелде. Республиканың агропромышленность комплексы гомумән тотрыклы эш күрсәтә: 4 млн тонна ашлык җыеп алынды кышлату өчен терлек азыгы әзерләнде шикәр чөгендере, бәрәңге һәм майлы орлыклар буенча рекордлы җыю планлаштырыла. Татарстан илнең алдынгы аграр продукция җитештерүчеләреннән берсе булып кала. Саба районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз!