🎤Сарман турындагы җыр авторлары бүләкләнде — 7 июня 2026 г. в 10:28:05.757
🎤Сарман турындагы җыр авторлары бүләкләнде Райондашларыбыз инде хәбәрдар – күптән түгел Сарман турында бик матур җыр дөнья күрде. Ул «Әй, Сарманым» дип атала. Аның сүзләрен Айрат Габделхаков, ә көен республикабызның танылган җырчысы Римма Никитина язган. Сабантуйда ул җырчы башкаруында яңгырады. Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин аларның хезмәтен югары бәяләп, бүләкләр тапшырды.

