Кыр батыры – Рудик Хәерутдинов — 7 июня 2026 г. в 10:14:46.711
Кыр батыры – Рудик Хәерутдинов Милли бәйрәмебездә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә аеруча зур хөрмәт күрсәтелде. Быелгы кыр батыры дип «Нөркәй» агрофирмасының «К-744» тракторында эшләүче механизаторы Хәерутдинов Рудик Рамил улы танылды. – Көнне төнгә ялгап, башыннан ахырына кадәр тырыш хезмәт куйды. Гомумән, гомерен туган җиренә, җиргә багышлаган үз эшенең остасы, тырыш механизатор ул, – диделәр аның хакында хезмәттәшләшре. Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин аның җилкәсенә тәкә салды һәм акчалата бүләк тапшырды.

