Арчада милли мәгариф буенча республика август киңәшмәсе узды. Миңа да әлеге мәртәбәле җ... — 25 июня 2026 г. в 04:06:46.448
Арчада милли мәгариф буенча республика август киңәшмәсе узды. Миңа да әлеге мәртәбәле җыенның шаһите булырга туры килде. Мәгариф бүлегенең ипле-төпле методисты Гөлфинә Мидхәтовна җитәкчелегендә бөек шагыйребез Тукайның туган ягында булып, күңелгә рәхәтлек алып кайттык. Таныш йөзләрне очратмасам да, иң беренче башка килгән уй: "безне анда беләләр!" Башка районнардан җыелган методистлар һәрберсе өченче ел Теләчедә үткән киңәшмәне мактап искә алды, Гөлфинә Мидхәтовнага әллә кайдан танып, сәлам бирделәр. Менә шулай кечкенә генә игътибар да кайчак кәефләрне күтәреп җибәрә икән. Инде фотоларга тукталам. Атна буе яуган (койган!) яңгырдан соң кояш та шаярырга уйлаган. Әллә кайдагы ярыклар аша үрелеп, нуры белән йөзне иркәли. Милләт кызлары, Теләче делегациясе составында без бер мәктәптән ике мөгаллим идек. Наилә Василовна белән коллективка сөйлисе сүзләребез күп әле. Арчага килеп, Тукай янында фотога төшмәсәм, мине дусларым аңламас, мөгаен. Карап, уйланып утырам. Безнең яшькә кадәр яшәсә, әдәби мирасы күпме булыр иде икән шагыйрьнең?! Икенче фото әнә шундый уйлар чыганагына әверелде. Әлифба музее ишеген ачып керергә дә насыйп булды. Өченче фото китапка хитап дип атала. Гариф Ахунов әйткәнчә: «Тормышта ике могҗизаны инкарь итеп булмый: берсе – тау-ташларны тишеп чыккан чишмә-кизләү, икенчесе – әлифба». Әлифба музее – нәкъ менә шул икенче могҗизаның тере тарихы. Музей директоры Дамир Таҗиев биредәге һәр экспонат турында сәгатьләр буе тәфсилләп сөйли алыр иде, әмма безнең вакыт чикле булу сәбәпле, йөгереп үтәргә туры килде. Музей 1999 елда ачыла. Аның барлыкка килүенә нигез булып Арча педагогия көллиятенең күренекле укытучылары – Сәләй Гата улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова торган. Нәкъ менә алар 1965 елда татар сыйныфлары өчен «Әлифба» дәреслеген иҗат иткәннәр. Бу дәреслек 50 елдан артык яшәп, берничә буын баланың тормышында беренче китабы булып калган. Бүген музей фондында 1661 экспонат исәпләнә. Алар өч залда урнашкан: Беренче зал – татар әлифбасының кулъязма вариантларыннан башлап үсеш тарихы күрсәтелә. Биредә XIX йөзнең 50–60 елларындагы Кышкар мәдрәсәсенең уку классы интерьерлары тергезелгән. Шулай ук Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың эш тәҗрибәсенә багышланган экспозицияләр урын алган. Икенче зал – дөнья халыкларының әлифбалары белән таныштыра. Монда 65 телдәге букварьлар җыелган. Алар арасында төрки, манҗур, славян, фин-угыр халыкларының әлифбалары бар. Каян җыеп бетергәннәр?! Өченче зал – Ә.Н.Максудиның «Мөгаллим әүвәл» (1903) һәм «Мөгаллим сәнин» (1914) кебек борынгы әлифбалары урын алган. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында – татар әлифбасының 1897 елгы басмасы, 1778 елгы татар теленең беренче әлифбасының күчермәсе, шулай ук Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың шәхси әйберләре, документлары, алар тарафыннан язылган 43 китап саклана. Кызыксындыра алдыммы? Юл уңае булса, кереп карарга тәкъдим итәм. Болардан тыш безне балалар бакчалары, мәктәпләр һәм ресурс үзәкләре көтеп торган булып чыкты. Һәрбер чыгыш (сәхнәләштергән күренеш хакында сүз бара!) Тукай иҗаты белән бәйле. Монда без Былтырның Шүрәле белән кул биреп, кочаклашуын да, малайның алтын таракны Су анасына илтеп бирүен дә күрдек. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, барган җиремдә матур итеп оештырылган балалар тамашасын карарга яратам. Сөйләргә үзебез дә оста. 🤭 Программада яктыртылган һәрбер ноктага тукталырга тырышып, Арча урамнарында чәчәк аткан юкәләрнең хуш исеннән еллык энергия җыеп, Тукай якташларына рәхмәт әйтеп, Теләчебезгә юл тоттык. Исән-сау булыйк! 🤲 P. S. Постка куярга уйлаган бөтен фотоларны теркәү мөмкинлегем юк. Телефоным арганмы, Мах шаярамы, белмим?!

