Публикации канала
Лента канала- +1
Беренчеләр һәм икенчеләрнең өйләрендәге өлкәннәре дә бүген сөенәчәк әле. Сизеп торам: балалар өйләренә Берлинны алган герой кебек кайтачаклар. Ишекне ачуга ук кычкырып сөрән салачаклар. Атна буе тырышып ясалган бүләк матур котлау булып хуҗаларына ирешәчәк. Үз яңалыкларыгыз белән комментарийларда бүлешә аласыз. Исән-сау булыйк!
22 - +1
Котлау дәвам итә. Дүртенче сыйныфлар өйләрендәге өлкәннәрне котлау алдыннан күмәк фотога төшәргә уйлаган. Алар терекөмеш кебек гел хәрәкәттә. Иртән Илнур Илдусович иртәгә армспорт ярышларында кайсы укучыларның катнашуы хакында мәгълүмат биреп тора. Дүртенчеләрдән Мәдинәнең генә яше туры килә икән. Егетләре: "ник без катнашмыйбыз?!" - дип дәгъва белдерергә дә өлгерде. Тәнәфес вакытында керсәң, алар бирелеп, шахмат уйный. Ике егет (!), ике кыз(!). Фикерләүләре дә кызык. Муса бүген партиясен Корольне алга җибәрүдән башлады. Кагыйдә буларак, Король уен уртасында яки ахырында йөри башлый (рокировканы исәпкә алмаганда). Үземә дә кызык булып китте. Атакага ташланган Король кыю да, кызганыч та кебек тоелды. Чын шахматчы көтелмәгән йөрешләре белән шаккатырырга тиештер, мөгаен. Күңелемә шулай бе…
Читать целиком23 - +5
Бүген — вәгъдәне үтәү көне! Алдынгылар хәрәкәте лидеры Азамат һәм Наилә Василовна чәчәк бәйләмнәре һәм балалар кулдан ясаган открыткалар белән хезмәт ветераннарын котлап йөрде. Аларны без мәктәп капкасыннан озатып калдык. Һәр йортка — чәчәк, һәр йөрәккә — җылы сүз, һәр ветеранга — игътибар һәм хөрмәт булсын. Суфия апа безне аеруча куандырды: ул алдагы елны бүләк ителгән открыткаларны да саклап бара икән! Димәк, балаларның җылысы юкка китми — ул йөрәкләрдә саклана, матур истәлек булып, кадерле урынга куела. Күрешү мизгелләре фотоларда. Озак еллар бер-беребезнең хәлен белешеп яшәргә язсын! Исән-сау булыйк!
24 - +2
Мәктәп өлкәннәр көненә әзерләнә. Һәркем үзенең бөтен осталыгын, күңел җылысын кушып, котлау открыткасы (кәгазе дияргә тел әйләнми) яза. Иртәгә аларны чәчәк бәйләмнәре белән бергә мәктәбебездә эшләп, лаеклы ялга киткән хезмәт ветераннарына тапшырачаклар. "Берсе дә игътибарсыз калмасын иде", - дигән уйдан соң, барысын да исемләп барлап чыктык. Суфия апа, Гәүһәрия апа, Нурания апа, Венера апа, ике Резеда апа, Мөслимә апа, Гүзәл апа, Фирдәүс апа... Наилә Василовна кызыл каләм белән яңа дәфтәренә язып бара, мин бармакларымны бөгә-бөгә санап барам. Калган яңалыклар иртәгә. Исән-сау булыйк!
41 - +2
Бүген "Үз телемдә шигырь сөйлим" бәйгесендә катнашкан, җиңгән, якташ шагыйрьләребез иҗатын яктырткан өчен Юныс Сәйфетдиновны котлыйбыз. Бу әле тәртипле егетнең район күләмендә беренче чыгышы. Моңа кадәр без аның абыйсы Йосыфны, апасы Кәримәне җиңүләре белән котлап бара идек. Менә хәзер чират Сәйфетдиновларның өченчесенә җитте. Дәвамлы булсын! Юнысның кәефе күтәренке. Конкурска әтисе илтте, дәү әтисе каршы алды. Егетебезне шигъри бәйгегә әзерләгән тәрбиячебез Гөлназ Илгизовнага, Юнысның әти-әнисенә зур рәхмәт! Сәламәтлек, күтәренке кәеф телибез! Исән-сау булыйк!
39 - +5
Спасибо, что мы вместе! Сегодня в нашей школе прошла Всероссийская акция «Спасибо, что #МыВместе», приуроченная ко Дню воссоединения Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, Запорожской и Херсонской областей с Российской Федерацией. В рамках акции состоялась творческая мастерская «Азбука легенд родного края». Ведущей мероприятия выступила учитель истории, директор школы, депутат Тюлячинского муниципального района Альбина Мубаракзяновна Хасанова. Она рассказала обучающимся о значении этой важной даты, о том, что она символизирует исторический выбор жителей Новороссии и Донбасса и их возвращение в единую культурную и государственную семью России. Участники разделились на четыре команды за столами с названиями: ДНР, ЛНР, Запорожская область, Херсонская область. На сто…
Читать целиком46
Подписчики
72
Публикации
584
Обновление
1 октября 2026 г.
Первая публикация
8 июня 2026 г.
Активность канала
За 7 дней
15
публикаций
За 30 дней
62
публикаций
Просмотров за 90 дней
5 360
Ср. просмотров на пост
63