ИЮЛЬНЕҢ БЕРЕНЧЕ ИРТӘСЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР! ☀️🪻☘️ — 1 июля 2026 г. в 01:44:23.417
ИЮЛЬНЕҢ БЕРЕНЧЕ ИРТӘСЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР! ☀️🪻☘️ Шөкер, җәйнең икенче аена да аяк бастык 🤲. Июльне “җиләк ае” 🍓дип йөртәләр. Икенче исеме – “яшенле ай” ⚡️, чөнки эссе көн тиз арада яшен белән аралашырга мөмкин. Һава торышы белән бәйле сынамышлар ☀️Июль эссе булса, декабрь суык килә. ☁️Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт. 🔥Салават күпере кызарып, төньяктан көньякка таба сузылса – хәвеф билгесе. ☔️Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак. 🌧Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр. Табигать сынамышлары 🌱Әгәр июльдә билчән күп икән – суык кыш көтегез. 🌱Кузгалак күп булса, кыш җылы килер. 🕸 Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән – яхшы һава торышына. 🪶Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар – яңгырга. Июль хәерле, имин көннәре, яхшы хәбәрләре, уңышлары белән килсен 🤲

