Ноябрьдә татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә
Ноябрьдә татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә 2026 елның иң кыска эш атнасы 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Эшкә бары тик 2, 3 һәм 5 ноябрьдә генә чыгарга кирәк булачак, өстәвенә, 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Шуннан соң Татарстан халкын 7 һәм 8 ноябрьдә яллар көтә. 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне.