😍Төшке ашка бәрәңге тәкәсе
😍Төшке ашка бәрәңге тәкәсе Камыр өчен: ✅300 мл җылы сөт ✅150 мл үсемлек мае ✅3-4 аш кашыгы майонез ✅ярты чәй калагы тоз ✅бер чәй калагы шикәр комы ✅он ✅пешеп чыккач эченә салырга акмай Эчлек өчен: туралган бәрәңге, суган, тоз - борыч. Бәрәңге тәкәсенә камырны басабыз. Сөтебез бармак пешмәслек җылы булырга тиеш. Камырыбызны басабыз. Тәмам суынганчы өстен каплап ял иттерәбез. Ул арада эчлекне әзерлибез. Духовкада пешереп алып, кайнар килеш урталай ярып, акмай салып чәй табынга чыгарабыз🤩😋