🏥 Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) яңа реанимация бүлеге ачылачак
🏥 Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) яңа реанимация бүлеге ачылачак Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Чаллыга килеп, ремонт эшләре тәмамланып килүче биналарны карады, шулай ук диагностика хезмәтен модернизацияләү планнары белән танышты🤝 Бу блок органнарны күчереп утырту һәм катлаулы йөрәк операцияләреннән соң авыр хәлдәге пациентларны карау һәм тернәкләндерү өчен махсус проектланган.