Перейти к содержимому
Максиметер

😱Кара елан алдын кисәтте

😱Кара елан алдын кисәтте Үзебез белән булган бер сәер хәл турында язып үтәргә булдым әле. Улым өйләнергә җыена иде. Бер көнне: «Кыз сорарга барырга кирәк», – дип кайтты. Тик барасы көнне иртән кинәт авырып киттем. Башым әйләнде, аякка баса алмадым. «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, мине больницага алып киттеләр. Анда бер атна ятып чыктым. Кайткач, улымның булачак кәләшен сорарга бардык. Никах көнен дә билгеләдек. Әзерләнә башладык. Күчтәнәчкә пешерәсе камыр ашларыбыз да әллә ничә тапкыр барып чыкмады: күтәрелсә дә, духовкада шиңеп төшә иде. Шулай да көчкә-көчкә пешереп ясадык. Никахка барасы көнне өйдән чыгып, баскыч төбенә килеп җиткәч, кап-кара елан ятканын күрдем. Шул мизгелдә күңелемнән: «Бу елан мине өйдән чыгарырга теләми икән», – дигән уй үтте. Никах та үтте, туй да булды. Күп тә үтмәде, бала туды. Килен башка район кызы иде. Соңрак аның эчүе һәм тәмәке тартуы турында белдек. Бала тугач, алар аерылыштылар. Судта күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Килен улым белән яшәгәндә ике кредит та алган икән, улым моны белмәгән. Аларның яртысын безгә түләргә туры килде. Без энәдә ятмый бит ул. Киленебез исерек килеш кемгәдер баланың улымнан түгеллеген әйткән. Без ДНК тикшерүе үткәрергә булдык. Сабый, дөрестән дә,  башка кешенеке булып чыкты. Шунда гына теге көнне юлыма чыккан кап-кара елан искә төште. Ул вакытта аның ниндидер билге булуын аңламаганбыз икән...

280 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

625 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.