Салкын тиеп авырганда нәрсә ашарга?·
Салкын тиеп авырганда нәрсә ашарга?· ✅Майсыз иттән (тавык, күркә) җиңелчә шулпалар; ✅Җиләк морслары (мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак), кипкән җиләк-җимештән компот, гөлҗимеш төнәтмәсе; ✅Әчегән сөт ризыклары; ✅С витаминына бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: баллы борыч, әчетеп тозланган кәбестә, киви; ✅Цинкка бай ризыклар: сыер ите, бавыр, ясмык, чикләвекләр, диңгез ризыклары; ✅Имбирь һәм пешкән алма. Авыр ризыкларны: кыздырылган, ысланган ризыкларны, фастфуд һәм кибет тәм-томнарын рационнан алырга кирәк