☕️Хәзер күпләр офиста гына түгел, өйдә дә пакетлы чәйгә өстенлек бирә.
☕️Хәзер күпләр офиста гына түгел, өйдә дә пакетлы чәйгә өстенлек бирә. Бездә генә түгел, чит илләрдә дә шулай. 🙇♂️Чит ил галимнәре 95 градус чамасы температурадагы суда нибары өч минут пешергәндә чәйдәге процессларны тикшергән. 🧑⚕️Табиб әйтүенчә, тикшеренүчеләр бер чынаяк чәйдә 2498 чамасы микропластик кисәкчеге тапкан. 🙌Шуңа күрә эндокринолог гадәти чәйгә өстенлек бирергә, аны пешерү өчен керамика, пыяла яки тутыкмый торган корычтан ясалган чәйнек кулланырга киңәш иткән. «Пакетлыга өстенлек бирәсез икән, пластик челтәрлесен түгел, ә кәгазьдән ясалганын сайлагыз», – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.
Канал в каталоге Максиметера
629 подписчиков · Новости