Шәһри Казан / Шахри Казань
Новости
Татарстан, Казань, татарлар! Бөтен татар безне укый! "Шәһри Казан": кызыклы темалар, тормышчан язмалар, язмышлар, актуаль хәбәрләр, шоу-бизнес, файдалы киңәшләр. "Шәһри Казан" онлайн!
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Новости
Татарстан, Казань, татарлар! Бөтен татар безне укый! "Шәһри Казан": кызыклы темалар, тормышчан язмалар, язмышлар, актуаль хәбәрләр, шоу-бизнес, файдалы киңәшләр. "Шәһри Казан" онлайн!
Аллаһка якынайтучы һәр адым - чын уңышка илтә. Яхшы дуслар, сабырлык, намаз һәм Аллаһка тәвәккәл кылу - мөэминнең көчле таянычы - тулырак карточкаларда👆 #карточкалар Шәһри Казан МАХта
Автор Башкаручы Фидаиль Сабирзянов😍 «Сагыну жыры» Баянда, Татарстаннын Халык артисты Алмаз Хамзин узе.
Тулай торакка урнашуыма әнкәй каршы булды, ач йөрермен дип курыкты. Шуңа күрә мин Анна Ивановна исемле рус әбиенең фатирына кердем. Башта, ашарга пешермим, дигән иде, әткәй белән әнкәй 1 сентябрьгә бер машина ризык алып килгәч, шундук үзем пешерәчәкмен диде (көлә). Өч ел бик дус яшәдек. Дүртенче елымны аерым яшәдем, Казанга барганчы мөстәкыйльлеккә өйрәнергә кирәк иде, чөнки мин хәтта йомырка тәбәсе дә кыздыра белми идем. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/fils-kairov-och-el-anna-ivanovna-beln-yashdem
Зиратка баргач аның янында бик озаклап басып торам. Юк, сеңлем, ни генә әйтсәләр дә, ышана алмыйм. Гәүдәсе тулы кайтты, әтисе, сеңлесе, хатыны карады. Мин карый алмадым. 14 сентябрьдә туган көне Илшатның, аңа 35 яшь тулган булыр иде... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/kupme-kesene-ulem-tyrnagynnan-iolyp-kalgan-eget-bit-ul
Көнегезне безнең белән үткәргәнегез өчен рәхмәт, язылучыларыбыз❤️ Тыныч төннәр!
Җиңел булмый язмыш — ул сулы-киртәле, Тормыш күперләрен үтәсе бар әле! Тормыш юлларымда янымда үзләре — Әнкәйнең күзләре, әткәйнең сүзләре! Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев үз концертында "Мәңгелек мәхәббәт" җырын башкарды. Ата-ана һәм бала арасындагы мәхәббәт, чыннан да, мәңгелек инде ул. Һәрбербезнең тормыш юлында әти‑әнинең сүзе, карашы ничек ярдәм итә, юл күрсәтә… 📹: Алинә Айдарова
Инде алты ел узып та киткән... Алты еллык сагыш тулы гомер. Балдакны салмыйм, әлбәттә. Ничек салыйм ди?! Хәтта үземнекен генә түгел, Камилнең дә балдагын кулыма киеп куйдым. Өйгә кайткан саен, Камилем мине бусага төбендә көткән кебек тоела. Сагынуның чиге юк. Өйдән чыгып киткәндә дә, мин һәрвакыт аның фотосурәтенә карап саубуллашам, кая һәм нинди эш белән баруымны әйтеп китәм. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vinera-ganeeva-oiga-kaitkac-kamilem-haman-mine-kotkan-kebek
Теләчедә яшәүче Айрат Якупов тормыш мәгънәсен аңламаучыларны әнә шулай шигъри юллар аша уйланырга мәҗбүр итә. Ул бик күп шигырьләр укый. Күңеленә үтеп кергәннәрен ятлап, башкаларга да җиткерә.
Турысын әйтәм: Мәскәүдә гомерлеккә яшәргә планнарым юк. Бу шәһәрнең үз кагыйдәләре бар. Мондагы тормыш ритмы миңа туры килеп бетми, мин бик тиз арыйм. Әлбәттә, Казаныбызны сагынам! Казанның җылылыгы, тынычлыгы һәм мохите минем йөрәгемә күпкә якынрак. Шуңа күрә.... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/saida-moxammatanova-maskauda-kalyrga-yenmyi-kazannyn-ylylygy-mina-iakynrak
Балаларга кабак төше ашата башладык😄 үзебез дә ашыйбыз... Иртән бер аш кашыгы. Юам да, духовкада киптереп алам. Бик тәмле👍 иң мөһиме файдалы. Альбина Фазлыева блогыннан.