«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны башланды. Быел бию остаханә... — 4 июня 2026 г. в 19:10:01.813
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны башланды. Быел бию остаханәләре яңа урында Камал театры бинасы артында амфитеатрда уза. Урын үзгәрсә дә, мәйданда алма төшәр урын да юк. Сез дә килеп күрегез! Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе кичке сәгать 6да Камал театры бинасы артында амфитеатрда узачак. Быел да проект кысаларында бию көрәше старт ала. Бию көрәшендә профессиональ биючеләр көч сынашачак.

