Бу видеоларга, һичшиксез, ❤️ куярга кирәк! — 30 мая 2026 г. в 18:31:24.725
Бу видеоларга, һичшиксез, ❤️ куярга кирәк! Язгы кыр эшләре тәмамлануга авыл халкы Сабантуй бәйрәменә әзерләнә башлый. Әлбәттә инде бирнәсез нинди Сабантуй ди ул. Бүген Саба районы, Юлбат авылы халкы да бу мөһим чарадан читтә калмаган. Бирнәнең иң матур мизгеле, мөгаен, балаларның бүләк эләктергәннән соң шатлануларыдыр. Рәзинә Мәрданова блогыннан

