Тормыш шатлык кына түгел, — 2 июня 2026 г. в 06:18:00.677
Тормыш шатлык кына түгел, Күрәсең күрәсеңне. Яшең барында күзеңдә, Өмет сүндерми үзеңдә Сөенә беләсеңме? Үзеңне ашаткан җиргә Көн дә бер иеләсеңме? Кояш елмаеп көлгәнгә, Гел тыныч көннәр килгәнгә Сөенә беләсеңме? Барган саен максатыңа Якынрак киләсеңме? Алга киткән һәр адымга, Рәхәтлек тоеп җаныңда, Сөенә беләсеңме? Кеше елаганда елап, Көлгәндә көләсеңме? Кешегә кылган шәфкатьтән, Зур ләззәт алып, табып тәм, Сөенә беләсеңме? Беркем дә мәңгелек түгел, Белсәң дә үләсеңне - Яшәлгән һәрбер көнеңә, Үстергән һәрбер гөлеңә Сөенә беләсеңме? Фәнис Яруллин

