Хәрәкәттә – бәрәкәт: алтынчы сезон! — 1 июня 2026 г. в 11:30:00.813
Хәрәкәттә – бәрәкәт: алтынчы сезон! 4 июнь көнне 18.00 сәгатьтә татар телендә узучы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – алтынчы сезоны старт ала. Проект 2021 елдан Казан Мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештырылып килә. Быел «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын үткәрү урыны үзгәрә. Биергә яратучылар, татар биюен үзләштерергә һәм рәхәтләнеп күңел ачарга теләүчеләр җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Г.Камал театры (Х.Такташ урамы, 74 йорт) артындагы мәйданда очраша алачак. Сезон ачылышында «Бию көрәше» бәйгесенә дә старт биреләчәк. Быел бәйгедә үзара профессиональ биючеләр көч сынашачак.

