Газета укучыларыбыздан намазга кагылышлы сораулар шактый килә. Әмәт бистәсе мәчете имам... — 2 июня 2026 г. в 11:00:08.185
Газета укучыларыбыздан намазга кагылышлы сораулар шактый килә. Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев шуларның кайберләренә җавап бирде. – Дога кылганда, ике кулны күтәрәбез, кул учларының бер-берсенә тиеп торуы мәҗбүриме? – Мәҗбүри түгел, әмма дога әдәбе һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең сөннәте буенча ике учны күкрәк турысына күтәреп янәшә кую дөресрәк. Учларны җыеп бетермәүдә дә зыян юк. Иң мөһиме – доганы ихлас күңел белән кылу. – Елга өстендә торып тәһарәт алган вакытта да суны исраф итмәскә кушалар. Кайбер чыганакларда, бер уч су да җитә, диләр. Аның чынлап та шулай тиешле күләме бармы? – Суны алай үлчәп утырырга кирәкми, исраф кына итмәгез, булдыра алганча сак тотарга тырышыгыз. Тәһарәт алганда, кранны бөтен көченә ачып куярга кирәкми, әкрен генә агып торсын. Теш чистартканда, кранны ябып куеп та була. Суны чамадан тыш куллану – гөнаһ. – Витыр намазын уку фарызмы? – Витыр намазы ваҗиб, ягъни калдырырга ярамый, укымасаң, гөнаһлы буласың. Аны укымыйча иртәнге намазга басу дөрес түгел. Ястүдән соң аны укымаган булсаң, башта витыр намазын укыйсың, аннары – иртәнгене. – Димәк, витырны ястүдән соң ук уку мәҗбүри түгел, иң мөһиме – иртәнге намазга кадәр укып өлгерергә кирәк? – Әйе. Галимнәр әйтүенчә, тәһәҗҗүд намазына торырга гадәтләнгән булсаң, витырны тәхәҗҗүд намазыннан соң укыйсың. Тәхәҗҗүдне уку гадәте булмаса, ястүдән соң укырга кирәк. – Тәхәҗҗүд намазы турында аңлатып китегез әле. – Тәхәҗҗүд – төнлә укыла торган нәфел намаз, ягъни укысаң, саваплы буласың, укымасаң – гөнаһысы юк. Аны өч төрле итеп укып була: йокларга ятар алдыннан (әйтик, йоклап калудан курыкканда. Бу очракта башта ястү, аннары тәхәҗҗүд, аннан соң витырны укыйсың) яки төн уртасында, ә иң саваплысы – төннең өченче өлешендә. Кеше йокларга ятып, намаз вакытлары календаренда күрсәтелгән сәхәр тәмам дигән вакытка кадәр уяна да иң башта ике яки дүрт, алты яисә сигез рәкәгать итеп тәхәҗҗүдне, аннары витырны укый. Пәйгамбәребез (с.г.с.) тәхәҗҗүдне сигез рәкәгать, аннан соң өч рәкәгать витырны укыган. Әлеге намаз бик саваплы, ул мөэминнәрнең гыйззәте, әгәр дә кеше үз-үзен мәҗбүр итеп төнлә нәфел намазына махсус тора икән, бу аның ихласлылыгын күрсәтә. Намаз аны монафыйклыктан арындыра. Намазларын һәм изге гамәлләрен Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап өмет итеп һәм җәннәтле булыр өчен түгел, ә кеше күрсен һәм мактасын өчен кылу, гамәлләреңне кеше күрсен дип эшләү ул – монафыйклар сыйфаты.

