Агымсудай ага гына вакыт — 12 июня 2026 г. в 03:00:04.609
Агымсудай ага гына вакыт Ага гына... Булмый туктатып Әйе, беләм... Беләм... Ямьле язлар Минсез генә килер бер вакыт. Минсез генә килер җәйләр, көзләр Чәчләремә җилләр үрелмәс Туган якның ап-ак бураннары Сагындым дип миңа уралмас. Таң нурлары җанны иркәләмәс Тынып калыр күңелем моңнары Тирә ягым, газиз кешеләрем Бүләк итмәс миңа назларын. Җитәр вакыт... Мин дә югалырмын Бер кем түгел җирдә мәңгелек Мизгел генә шушы гомерләрне Эх, яшисе иде матур итеп. Сокланырлык... Сагынырлык.... итеп. Рүзилә Гатауллина

