Чалгы белән болынга чыктым, — 2 июля 2026 г. в 03:05:01.458
Чалгы белән болынга чыктым, Сузылып киткән хуш исле үлән! Арттан кала ятып, матур гына — Печән түгел, минем балачагым икән! Кайтмас еллар, үткән инде, Истән чыкмас инеш буйлары. Күкрәк тутырып сулыш алдым, Туган якка китте уйларым. Кая?! Кичә генә йөргән сукмаклар? Туп типкән киң ындыр артлары? «Балачакның кадерен бел», — дигән Авылымның газиз картлары? Тәпи киткән яшел капка төпләре, Усал әтәч куган иркен ишек аллары. Балык тотарга йөргән тирән сулары, Черки оясы булган куе елак таллары. Хәзерге вакытта яу кырында булган "Гроза" позывнойлы Илдар Гарфутдиновның блогыннан

