Иртәгә 22 нче «Алтын Мөнбәр» Казан кино фестивале рәсми рәвештә ачыла. Ул 8 сентябрьгә ... — 3 сентября 2026 г. в 16:17:04.942
Иртәгә 22 нче «Алтын Мөнбәр» Казан кино фестивале рәсми рәвештә ачыла. Ул 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә бүген Роман Курцын киносын карарга була. «Алтын Мөнбәр» фестивале программасы бүген Роман Курцынның “Малыш-каратист” фильмын күрсәтү һәм иҗади очрашудан башлана. Аны Казан Кирмәненең гавәми урыннарда кичке сәгать 7дә карап булачак. Танылган актер сүзләренчә, бу балалар өчен төшерелгән беренче боевик. Бу проектта катнашу өчен 70 бала 8 ай дәвамында махсус дәресләр алган. Роман кинофестиваль кысаларында беренче тапкыр Казанга килгән. Аның сүзләренчә, Казан киноиндустриянең башкаласына әйләнергә мөмкин. “Монда булган матурлыкны күзәтәсе генә түгел, төшереп, башкаларга да күрсәтәсе килә”, – ди ул. Алтын мөнбәр конкурс программасына 21 илдән 54 фильм кергән. Конкурста катнашучы фильмнарны карау өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Керү ирекле. Илгизә Галиуллина

