«Инвалидлар урынына машина куймагыз»: татарстанлылар «Халык инспекторы»на 47 мең хәбәр ... — 8 сентября 2026 г. в 08:14:13.699
«Инвалидлар урынына машина куймагыз»: татарстанлылар «Халык инспекторы»на 47 мең хәбәр юллаган Татарстанда машина йөртүчеләрнең инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарга автомобиль куюы битараф калмый. Республика халкы «Халык инспекторы» кушымтасы аша мондый очраклар турында 47 меңнән артык тапкыр хәбәр иткән. Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак «Татар-информ»га сөйләгән.Аның сүзләренчә, татарстанлылар «Халык инспекторы»н юл кагыйдәләрен бозу очракларын хәбәр итү өчен генә түгел, ә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын яклау өчен дә актив куллана. «Инвалидлар өчен парковка» категориясе буенча гына да кулланучылар 47 меңнән артык гариза юллаган. – Инвалид коляскасындагы кеше өчен якында машина кую урыны булу – тормыш таләбе. Кулланучылар чынлыкта шундый гражданнарның цифрлы яклаучыларына әверелде, – дигән Алексей Клонцак.Ул тротуарга дөрес куелмаган машиналарның да кешеләргә җитди уңайсызлыклар тудыруын билгеләп үткән. Сәламәт кеше өчен тротуардагы автомобильне урап узу гына кирәк булырга мөмкин. Ә инвалид коляскасындагы кеше яки бала арбасы белән чыккан әни өчен бу күпкә катлаулырак. Кайбер очракларда алар машиналар йөри торган юлга чыгарга мәҗбүр була. Ә мондый хәл юл-транспорт һәлакәте куркынычын арттыра. Шуңа күрә парковка урынын сайлаганда берничә минутлык уңайлык артыннан кумыйча, ул урынның кем өчен билгеләнгәнен дә истә тоту мөһим.

