Дуслык җиңде. — 13 сентября 2026 г. в 14:20:00.544
Дуслык җиңде. Бүген башкалабызның "Рубин" футбол командасы кунакта ("ВЭБ АРЕНАда" ) Мәскәү шәһәренең "ЦСКА" командасы белән көч сынашты. "Кызыклы фактлар: 1) Мәскәү командасының тренеры - Дмитрий Игдисамов озак еллар "Рубин" академиясендә эшләгән. 2)"Рубин" белән контракт төзеде дигәндә генә, командадан качып икенче көнне "ЦСКА" белән контракт төзегән Иван Олейников дебют уенына чыкты. Көндәшләр уенны бер - ике яхшы һөҗүм белән башладылар. 5нче минутта ук "Рубин" командасының сакчысы кагыйдә бозды һәм "ЦСКА" ирекле бәрү мөмкинлегенә ия булды. Ставер коткармады, Иван Обляков исәпне ачып җибәрде. 15нче минутта Мәскәү командасы сакчысы - Матеус Рейс Казан командасының уенчысы Андерсон Арройога каршы кагыйдә бозды һәм кызыл карта эләктереп уен ахырына хәтле киенеп - чишенү бүлмәсенә озатылды. ( Уеннан соңгы яңалыкларга карасаң, ул хөкемдарны эткән өчен 6 матчка дисквалификация алырга мөмкин). "ЦСКА" азчылыкта калды. "Рубин"ның берничә бик яхшы һөҗүмнәре булды ( Андерсон Арройо) капканың өске өлешенә эләкте. "ЦСКА" капкачысы Иван Торопта тупка керергә мөмкинлекләр бирмәде, дияргә кирәк. 1 тайм Мәскәү командасы файдасына тәмамланды. 2 таймга "Рубин" ике яңа уенчы чыгарды ( Рожков^Грипши; Лобов^Самошников) Ниһаять, 2 таймның 58 минутында "Рубин" командасы (Андерсон Арройо) исәпне тигезләде. "ЦСКА" азчылыкта уйнауына карамастан, берсеннән-берсе куркыныч һөҗүмнәр белән безны сынады, тик уңышка ирешә алмады. "Рубин" да җиңү өчен тырышты, әмма исәпне 1:2 ясый алмады, югыйсә күпчелектә 75 минуттан артык уйнадылар. Уенда дуслык җиңде. Исәп үзгәрмәде 1:1 булып калды.Бик кызганыч! Казан командасы инде 2 уенын рәттән тигез исәп белән тәмамлый. "Рубин" тактикасында ниндидер бер үзенчәлек күренми. Команда өчен уйнау юк. Һәр уенчы үзе өчен тырыша кебек. Бу матчтан соң "Рубин" 8нче, ә "ЦСКА" 3нче урында бара. "Рубин" киләсе уенын кунакта Мәскәүнең " Родина" командасына каршы уздырачак. Уен сәгать 18:30 башлана. Искәндәр Зиннуров

