Мыеклы шайтан — 16 сентября 2026 г. в 11:15:01.838
Мыеклы шайтан Ике күрше институт тәмамлап авылга кайтты. Икесе дә — мал духтыры. Ләкин Галия сыер сава, Әмир көтү көтә. Вакытлыча. Көзгә таба урыннар бушар, диләр җитәкчеләр. Ә яшьләрнең кул кушырып утырасы килми. Ләкин көннәрдән бер көнне тату гына яшәгән, тату гына эшләгән күршеләр арасыннан кара мәче йөгерде. Галия кайтты да әнисенә зарланды: - Сабира апага әйт әле, әни, улын әзрәк эшкә өйрәтсен. Сыерларны әрекмән басуында көткән. Сөтне авызга алып булмый, әрем тәме. - Әйтермен дә бит, кызым, уңайсыз булмас микән? Аны Әмиргә, болынга төш, дип үзең аңлатасы калган. - Аңлатырсың, ул бит киребеткән! Мыек астыннан гына көлә. - Йә, алайса, коега кергәндә җайлап кына әйтермен. Тиктомалдан кеше баласын орышу килешмәс, кызым. Икенче көнне Галия елап ук кайтып керде. - Сыерларны начар ашаткан! Өч литр сөтем җитмәде. Кичә берәр сүз әйттеңме соң, әни? - Әй, кызым... “Исәнме, Хәтимә апа?” дип елмаеп күреште дә, зиһенем таралды. Бигрәкләр дә ягымлы бала инде! - Ягымлы булмаган кая! — дип эләктереп алды Галия. — Ә кызыңны ничек рәнҗетә, беләсеңме? Җәйләүдә исемемне кушып җырлый. Үрти инде, чыдар әмәлем калмагач берне чалтырата идем... — Галия уңайсызланып куйды. — Мыегы чәнчер дип курыктым... - Ярар, балам, гел-гел күрше хакын хаклап булмас, бүген каты гына әйтермен үзенә. Минем бердәнбер кызымнан көләргә аның нинди хакы бар? - Кара, әни, онытма! Алга таба хәлләр тагы да начарлана барды. - Бүтән эшләмим, әни, түзәрлегем калмады. Шул кара мыеклы шайтанны күрмәс өчен әллә ниләр бирер идем, — диде Галия күз яшьләрен агызып. - Сабыр, кызым, сабыр, — диде Хәтимә апа кызының сагышлы йөзенә карап. Бердәнберенең күз яшьләрен күрү аның да елыйсын китерә иде. — Сабираның малае да бигрәк җүнсез булды, ә! Үзен мактыйлар бит әле, уңган имеш, акыллы имеш. - Акыллы инде! Бүген сыерларымны аерым ашаткан, күбенсеннәр дигәндер. Хайваннарның корсагы кап хәтле, көчкә сөтләрен савып бетердем. - Күр инде җүнсезне! - Җүнсезлекнең аръягында инде, әни! - Үзең дә катырак тор, кызым. - Ачудан өстенә бер чиләк су койган идем, бөтен кызлар алдында оялтты, әни. “Ун көн юынмаган идем, рәхмәт, Галия, — ди. — Әле дә син бар, сабынсыз гына юындырырга”, — ди, мыеклы шайтан! Аннан соң кычкырдым үзенә каты гына... - Нәрсә дидең, кызым? - Әй, оныттым инде... - Хәтерен калдырырлык итеп кычкырдыңмыни? - “Безнең урамда эзең булмасын!” — дидем. - Әстәгыфирулла! Безнең урамда яшәгәч, кая китсен ул?! - Күчсеннәр, әнә авылның теге башында урын күп. - Әй аллам, — дип чигәсен тотты Хәтимә апа. — Эшләрегез бигрәк тирәнгә киткән икән, кызым. Менә дигән күршеләр белән шулай дошманлашырбыз микәнни? Берүк татулашыгыз, кызым! - “Татулашыгыз” дисеңме? Кит! Гомерлек дошманым ул минем, беләсең килсә! - Түз инде, кызым, “Әмир озакламый өйләнә”, — ди әнисе. - Өйләнә ди? Берәр бәхетсезе эләгә икән мыеклы шайтанга, — дип көлде Галия һәм бизәнеп-ясанып клубка чыгып китте. “Алай да Сабираны күреп сөйләшим әле, — дип уйлады Хәтимә апа. — Малаеның колагын борса да ярыйсы. Кыз баланы нигә рәнҗетә ул? Килешмәгәнне. Бергә уйнап үстеләр, бергә укыдылар. Боерса, бер-берсенең туена да йөрешерләр”. Иртә белән Галияне уятырга карават янына килсә, аптырап калды Хәтимә апа: кызы инде җәйләүгә киткән дә. Йокысы йокы түгелдер инде балакайның. Шушы Сабира малае тәмам нервысын ашады бугай. Кая, шул җүнсезне туздырыйм әле. Ике арада, нәкъ юл уртасында, Сабира очрады. - Күрше, малаем өйләнә бит! — диде ул бәхетле елмаеп. — Төнлә клубтан бергә кайттылар! “Аллага шөкер, — дип эченнән генә пышылдады Хәтимә апа, — кызым котылды мыеклы шайтаннан, хатынлы кеше кызлар белән булашып йөрмәс хәзер”. - Бик вакытлы, бик вакытлы өйләнә малаең, Сабира, — диде Хәтимә апа, куанычын яшермичә. — Туйлары кайчанрак була соң? - Анысын бергәләп уйлашырбыз инде, кодагый... Нәбирә Гыйматдинова

