Зыятдин хәзрәт үстергән кабаклар белән сыйланабыз — 16 сентября 2026 г. в 08:05:37.598
Зыятдин хәзрәт үстергән кабаклар белән сыйланабыз Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылында яшәүче авылның имамы, тарихчы, укытучы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов белән кабат очрашулар насыйп булды. Көзен гадәттәгечә без аның бакча уңышларын күреп шаккатып кайтабыз. Инде ничә еллар ул бакчасына төрле сорттагы кабаклар утырта. Аларны үстерә, ә җыйгач - рәхәтләнеп өләшә. Без дә ел саен Зыятдин хәзрәт үстергән кабаклар белән сыйланабыз, кабак бәлеше салган саен искә алабыз үзен. Хәзрәтнең бакча эшен генә түгел, китап эшен дә бик яратып башкаруын беләбез. Зыятдин хәзрәт ул чын тарихчы, шушы төбәкнең үткәнен өйрәнүдә биниһая зур өлешен кертә. Хәзрәтнең өе дә китапханәне хәтерләтә. Нинди генә китаплар юк биредә. Иң кадерлеләре - еллар дәвамында туплап әзерләнгән хезмәтләре аның. Авыллар тарихы, мәчетләр, нәсел-нәсәпләрне өйрәнү тарихчының төп эшчәнлеге булып тора. Бүген ул яңа хезмәтенә алынырга тора. Озак еллар мәктәптә эшләү вакытында көндәлекләр алып барган була ул. Әнә шулар һәм башка чыганакларга таянып, үзе укыткан мәктәп тарихын өйрәнергә җыена әле. Ә без аңа һаман яңа идеяләр белән янып йөрүен, армый-талмый авырмыйча яраткан шөгылендә хезмәт итүен теләп калабыз. Рәсимә Галиева

